«Габдулла ‒ яктылык» спектаклендә без татар профессиональ театрының нигез салучысы Габдулла Кариевның тормыш сукмакларын барлыйбыз. Ул үз гомерен тулысынча татар мәдәниятенә багышлаган. Кем соң ул Габдулла? Яктылык! Ул кабызган утлар әле күп гасырлар буе киләчәк буыннар өчен маяк булып торачак.

Спектакль яшь тамашачыларны ХХ гасыр башы вакыйгаларына алып кайтып, татар милли театр сәнгатен булдыруда тирән эз калдырган бөек шәхесләр тормышы белән таныштырыр.на!
«ГАБДУЛЛА - ЯКТЫЛЫК»
Жанр: гасырлар аша сөйләшү
Яшь чикләве: 6+
Автор: Айрат Шамс
Режиссер – Эльдар Гатауллин
Хореограф – Елена Музеева
Музыкаль бизәлеш – Ильяс Шәрипов, Камил Котдусов
Ут буенча рәссам – Дмитрий Солопов

Рольләрдә:

Г. Кариев, Хәлил, Степан; безнең көн артисты – Айрат Шамс
К. Тинчурин, Исмәгыйль, Хәләф; безнең көн артисты – Инсаф Хәләүтдинов
Г. Тукай; безнең көн артисты – Илфат Гыйбадуллин, Булат Гатауллин
Г. Камал; безнең көн артисты – Муса Камалов
И. Кудашев-Ашкадарский, Подколесин; безнең көн артисты – Рамил Вафин
В. Мортазин-Иманский, Кочкарев, Вәли; безнең көн артисты – Илназ Хәбибуллин
Б. Болгарский, Агафья Тихоновна, Алтын хан; безнең көн артисты – Рәүф Шакиров
З. Вәлиев-Баязитский; безнең көн артисты – Ильяс Шәрипов
Ф. Ильская, Биби, Турандык; безнең көн артисты – Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
З. Тинчурина, Гафифә ; безнең көн артисты – Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты
Г. Болгарская, Галиябану; безнең көн артисты – Алсу Файзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Безнең көн артисты – Сәйдәш Мансурова