Комедия ялгыз Хәйдәр белән авылдашларының мәзәк һәм мәгънәсез низаглары турында сөйли. Колорадо коңгызына ничек каршы торырга белмәгән халык Хәйдәрнең ямь-яшел бакчасыннын көнләшә. Аның сере нидә? Спектакль сатира ярдәмендә кешенең шәхси бәхете, иреге, хокукы, халыкның рәхимсез булуы турында җитди уйлануларга этәрә. 12+
«Корт»
Жанр: Комедия
Дәвамы: 2 сәг 15 мин
Яшь чикләре: 16+
Автор - Фәнәвил Галиев
Режиссер - Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Композитор - Зөлфәт Вәлиуллин
Куючы рәссам - Илшат Сәяхов
Балетмейстер – Алмаз Низамов

Рольләрдә:

Хәйдәр - Илфат КАМАЛИЕВ, Татарстанның халык артисты
Гаптери - Илназ ХӘБИБУЛЛИН
Мәймүнә - Гөлнара АБИТОВА,Татарстанның атказанган артисты
Халидә СӨНГАТУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты
Әнвәрбик - Фәнис Кәлимуллин,Татарстанның атказанган артисты
Халисә - Алия КӘЛИМУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты, Фирүзә ЗИНӘТУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты
Әнисә - Рузанна ХӘБИБУЛЛИНА, Алсинә ЗАКИРОВА
Рифат - Фернат НАСЫЙБУЛЛИН, Татарстанның атказанган артисты
Сәлимә - Энҗе КАМАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты
Рамилә - Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты
Саҗидә әби - Әминә ГАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты
Рәмзия ЗАКИРҖАНОВА, Татарстанның атказанган артисты
Лаборант - Гөлнара ФАЗЫЛҖАНОВА, Татарстанның атказанган артисты, Альбина НОГМАНОВА
Рентгенолог - Искәндәр НИЗАМИЕВ