«Тынлык» спектакле бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышлана. Спектакль нигезендә Әмирхан Еникинең композитор һәм аның укучысы арасында булган чын мәхәббәт тарихына нигезләнгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте, архив документлар, көндәлек язмалары һәм Сәйдәшевнең чордашлары язган хатлар ята.
...1949 елда Ташкент шәһәренең танылган пианисткасы яраткан музыка уен коралын мәңгегә йозакка бикләп, туганнарының да аңа кагылуын тыя. Күп еллар узгач, Азиза әбисе Гөләндәмнең йортында аның яшьлек хатирәләрен саклаучы көндәлегенә юлыга. Хәзер кызга үткәннәр төеннәрен чишеп, серле вакыйгалар йомгагын сүтәргә туры киләчәк. Иртәме-соңмы, теләсә нинди сер ачылачак, вәгъдәләр ‒ үтәләчәк, ә тынлыкка нокта куелачак. Әмма дөреслекнең күзенә карарга геройларның батырлыгы җитәрме? Ил күләменә таралган тынлык һәм дәшмәү бер гаиләнең 3 буынын берләштергән тарихны китереп чыгара.
Яшьлек мәхәббәте һәм бөек корбан тарихы нигезендә мәңгелек темалар яшеренгән ‒ тугрылык, бурыч, намус, һәм, әлбәттә, талант һәм музыка.

"Тынлык"

Жанр: драма

Режиссер - Виктория Печерникова
Авторы инсценировки - Амихан Еники, Айдар Ахмадиев, Виктория Печерникова
Художник - Ксения Кочубей
Композитор - Миляуша Хайруллина
Ассистент режиссёра - Эльдар Гатауллин

Спектакль создан при взаимодействии с Казанским музыкальным колледжем им. И.В. Аухадеева, в лице директора Заппарова Айрата Агзамовича

Продолжительность: 1 час, 30 мин

16+