Шәй-бУ! Шай-Бу!

Гөлстан яшь Гөлчәчәк белән әбиләр кулында. Алар бергәләшеп бал кортлары асрыйлар, мул уңыш җыеп, ел саен Бал ярминкәсендә катнашалар. Бик күңелле гомер итәләр. Ләкин көннәрнең берендә тынычлык югала: бай инвестор Гөлстан аланын сатып алып, анда пластик хирургия клиникасы төзергә хыяллана.

Акча һәм хакимлек көченә ничек каршы торырга? Тапкыр хатын-кызлар хоккей матчы үткәрергә тәкъдим ясый. Ә төп бүләк – туган җир!


Шәй-бу! Шай-бу!
Режиссер: Ренат Әюпов – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рәссам: Булат Ибраһимов
Композитор: Зөлфәт Вәлиуллин
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Балетмейстер: Нурбәк Батулла – "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты.

Артистар:
Рәис – Кәлимуллин Фәнис,
Ландыш – Абитова Гөлнара,
Сиринә – Кәлимуллина Алия,
Сөмбел – Фазылҗанова Гөлнара,
Таһир Рифкатович –Камалиев Илфат,
Миләүшә –Галиева Лидия,
Резидә –Зинәтуллина Фирүзә,
Гөлчәчәк – Шакирова Алсу,
Шамил – Гибадуллин Илфат,
Арнольд – Гатауллин Эльдар,
Рафаэль – Гатауллин Булат,
Анжела – Хәбибуллина Назлыгөл,
Артур – Хәбибуллин Илназ,
Дәрман – Низамиев Динар,
Торнадо – Әхмәтзакиров Рәис.