Микулай

Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомере – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган көне...
"Микулай"
Автор: М. Гыйләҗев
Режиссер – Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам – Булат Гыйльванов, Б. Урманче һәм М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты
Хормейстер - Лилия Зәйнуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Этно-фольклор буенча конкультант - Геннадий Макаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Ут куючы рәссам - Илшат Сәяхов
Жанр: монодрама
Дәвамы: 1 сәг. 30 минут
Яшь чикләре: 12+

Рольләрне башкаралар:

Микулай - Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты,
Микулай - Фәнис Калимуллин, Татарстанның атказанган артисты

Керәшен татарлары хоры:
Рузанна Хәбибуллина,
Наилә Кәримова,
Гөлназ Галимуллина,
Назлыгөл Хәбибуллина,
Альбина Гайзуллина,
Илфат Гыйбадуллин,
Булат Гатауллин,
Илназ Хәбибуллин,
Дилүс Хәкимҗанов,
Динар Низамиев