«КАРАШ»
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Инсценировка мәктәбендә катнашучыларны һәм яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз. Беренче Мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре кураторы Анастасия Букреева. Тулы мәгълүмат – нигезләмәдә.


Проектның кураторы:
Мостафина Фәнзилә Рамил кызы
Тел: (843) 237-93-04
Почта: karash_kariev@mail.ru