Мио, минем Мио!

Мәхәббәт – ул җир йөзендә һәрбер бала татып яшәргә тиешле, кечкенә малай-кызларны да олы йөрәкле, курку белмәс итә алырлык хис. Кичке Стокгольм паркында япа-ялгыз малайны очрату Астрид Линдгренны ятим Буссе тарихын язарга этәрә. Атаклы әкиятче каләме белән бу бала ак кәгазьдә принцка әверелә. «Мио, минем Мио!» – Корольнең улына мөрәҗәгать сүзләре спектакльдә әфсен кебек кабатланып килеп, иң явыз көчләрне дә җиңә алырлык дога булып яңгырый! 6+
«Мио, минем Мио!»

Дәвамы: 2 сәг
Яшь чикләре: 6+
Куючы режиссер: Екатерина Гороховская, В.Стржельчик исемендәге актерлар премиясе лауреаты
Рәссам: Әнвәр Гомәров
Костюмнар буенча рәссам: Фәгыйлә Сельская , «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе лауреаты
Ут буенча рәссам: Евгений Ганзбург, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре,
Куючы хореограф: Николай Куглянт
Композитор: Юлия Колченская

Рольләрдә:
Буссе, Мио - Булат Гатауллин
Король - Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты
Бенка, Юм-Юм - Муса Камалов
Бенканың әтисе, бакчачы- Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты
Бенканың әнисе, балаларны коткарган агач - Фирүзә Зинәтуллина, Татарстанның атказанган артисты
Беренче малай, Нонно - Илсаф Нәҗипов
Икенче малай, беренче көтүче - Рамил Вафин
Өченче малай, икенче көтүче - Инсаф Халяутдинов;
Фру Лунден, тегүче - Алсу Шакирова,Татарстанның атказанган артисты
Рух, кылыч коючы - Илназ Хәбибуллин
Рыцарь Като - Эльдар Гатауллин
Мирамис - Алсинә Закирова
Сагыш кошы - Альбина Ногманова
Кое, Эно - Нуриәхмәт Сафин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты;
Колын - Рузанна Хәбибуллина