Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы
Татарстанның атказанган артисты (2023)
1980 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасының Биектау районы Киндерле подстанциясендә туа.
2003 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2003 елдан эшли.