Сафин Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы
Татарстан Республикасының халык артисты (1994 ел).
Россиянең атказанган артисты (2007 ел).
1946 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

1983 елда Октябрьнең 40-еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1987 елдан эшли.

Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы 1971 елдан. Кариев театрына нигез салучыларның берсе.