Низамиева Лилия Рашат кызы
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019)
1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туа.
1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.
1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.
2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлеге башланып китә. Хәзерге вакытта шул ук институтта һәм Казан театр училищесында укыта.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2007 елдан эшли (моңарчы биредә 2002-2004 елларда эшләп киткән була).