Низамиев Илнар Җиһангир улы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012 ел).
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1975 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Мирәтәк авылында туа.
1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.
1997- 2001 елларда Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында эшли.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2006 елдан эшли (моңарчы биредә эшләгән вакыты: 20.08.2003 — 29.09.2004).