Нәҗипова Гүзәлия Зөфәр кызы
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы
1985 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә туа.
2005 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
2010 елда Казан социаль-юридик институтын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2005 елның августыннан эшли.
Рольләре
- Шүрәле – "Тапкыр егет" (Д.Аппакова, 2003);
- Наян – «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002);
- Килмешәк – «Килм ешәк» (Х.Ибраһим, 2003);
- Ана бүре – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
- Тутакай – "Кыю кызлар" (Т.Гыйззәт, 2004);
- Зәмзәмбану – "Серле балдак маҗаралары" (М.Закирова, 2006);
- Сәмитова, Фәрештә, Су кызы – «Печән базары» (Р.Әюпов, 2006);
- Зилә – "Амазонка һәм Айдар" (И.Зәйниев, 2006);
- Хезмәтче – «Король Лир» (У.Шекспир, 2006);
- Катя, Бәрән, Чүл комы – «Алхимик» (П.Коэльо, 2007);
- Куян – "Урман клаб" (И.Зәйниев, 2007);
- Сәүдәгәр – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, 2007);
- Эльвира – "Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә" (Рэй Куни, Мих.Мишин, 2008);
- Куян – "Кышкы әкият" (ШФәрхетдинов, 2008);
- Бәти – "Бүре һәм Кәҗә" (Р.Корбан, 2008);
- Фәүзия – "Ничек миллионер булырга?" (М.Гыйләҗев, 2009);
- Масса – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
- 4 нче кыз – "Җырларым" (Ф.Галиев, 2010);
- Энәбикә – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
- Мырау, Енот, Ак Барс, Көңгерә, Аю – "Ак барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
- Алена – "Супер светофор" (Аманулла, 2013);
- Су анасы – «Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
- Сәмидә – "Кичер мине, әнкәй" (Р.Батулла, 2015);
- Халык – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
- Маймыл – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017).