Кәлимуллина Алия Габделфәт кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012 ел).
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1976 елның 10 маенда Татарстан Республикасының Кукмара районы Төркәш авылында туа.
1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
2018 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның маеннан эшли.