Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улы
Татарстанның атказанган артисты (2008 ел)
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1974 елның 21 августында Татарстан Республикасының Әлки районы Иске Салман авылында туа.
1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
2003 елда читтән торып Казан дәүләт университетын (КГУ) тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның августыннан эшли.