Әюпов Ренат Мирзахәсән улы
Кариев театрының баш режиссеры
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
(2007 ел);
Россиянең атказанган артисты (2014 ел);
1964 елның 28 нче мартында Татарстан Республикасының Питрәч районы Шәле авылында туа.

1988 елда СССР Кече театры каршындагы М.С.Щепкин ис. Мәскәү Югары театр училищесын, 1995 елда – Е.Б.Вахтангов исемендәге Академия театрының Б.Щукин ис. Мәскәү Югары театр училищесында режиссерлык факультетын тәмамлый.

1995 елда - Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры.

1996 елдан Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры булып эшли.

2002 елдан Казан татар дәүләт яшь тамачы театрының баш режиссеры булып билгеләнә.
Иҗат юлы
Р.М.Әюпов үзенең иҗат эшчәнлеген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. Яшь артистның иҗади потенциалын, сәхнәләштерү сәләтен режиссер Марсель Сәлимҗанов тиз күреп ала һәм аңа спектакль куюны тәкъдим итә. Р.М.Әюпов режиссерлыгында Г.Камал театрының Кече залында уңышлы узган «Былтыр кысты» (Н.Исәнбәт) спектакленнән соң, ул аңа инде Зур залда күрсәтеләчәк башка әсәрләрне дә ышанып тапшыра. Г.Каюмовның «Һинд кызы», Аманулланың «Әлепле артистлары» һәм япон әкиятләренә нигезләнгән «Кара пута серләре» спектакльләре дә тамашачы күңеленә хуш килә.

1995 елда Ренат Әюпов Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә һәм бер сезон эчендә театрны яңа сәхнә әсәрләре белән баетырга өлгерә, Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф.Галиевның «Мияүбәк һәм Чичиетта», Н.Кадыйрованың «Үп мине, Зәйтүнә» спектакльләрен сәхнәләштерә.

1996 елдан Р.М.Әюпов - Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. Биредә ул алты сезон дәвамында эшли. Ренат Әюпов Яр Чаллы театрын яңа профессиональ биеклеккә күтәрә һәм аны Кама аръягындагы театрлар арасында әйдәп баручы, конкуренциягә каршы тора алырлык коллективка әверелдерә. Үзе ул шушы елларда перспективалы, тирән фикерле режиссер булып таныла һәм, талантлы труппа туплап, төрле жанрдагы спектакльләре булган көчле репертуар әзерли. «Сүнгән йолдызлар«»(К.Тинчурин), «Йосыф кыйссасы»(К.Гали), «Галиябану» (М.Фәйзи),«Кәләпүшче кыз» (Г.Исхакый),«Дон Жуан Балчыклыда» (М.Гыйләҗев),«Мияүбәк һәм Чичиетта»(Ф.Галиев), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев).

Гүзәл Йосыф турындагы Коръән һәм Библия фабуласын («Йосыф кыйссасы») сәхнә әсәренә әверелдерүе дә режиссер Р.М.Әюповның мөселманнарның рухи мирасын кулланган беренче уңышлы тәҗрибәсе булып тора. 2002 елда әлеге спектакль Россиядә Ислам диненең 1400 еллыгын билгеләп узган бәйрәм кысаларында Мәскәү шәһәрендә куела һәм киң җәмәгатьчелек арасында яхшы резонанс бирә. Соңрак «Йосыф кыйссасы»К.Тинчурин исемендәге Республика театр фестивале дипломына лаек була. Яр Чаллы театрында куелган «Кәләпүшче кыз» (2002) спектакле дә татар әдәбиятының классик әсәрен интерпретацияләүдә кыю, җитди иҗади адым булып тора. Кәләпүшче Камәр турындагы кечкенә генә әсәр драматик новеллага әйләнә һәм «Нәүрүз»IV Халыкара театр фестивалендә махсус дипломга лаек була. Мәскәүнең театр белгече А.Б.Иняхин «сәхнә әсәрен...татар тормышы энциклопедиясе» дип атый.
2002 елда Ренат Әюповны Казан татар дәүләт яшь тамачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Ул килү белән театр репертуары уңай үзгәрешләр кичерә, профессионаллар белән тулыландырылган иҗат коллективының идеология, зәвык, сәнгать һәм рухи якны үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эше башлана. «32 нче март» (Р.Сәгъди), «Алтынбәк һәм Су кызы» (М.Гыйләҗев) спектакльләре театр сәнгать әһелләре тарафыннан югары бәяләнә. «Сак-Сок» (Р.Батулла) спектакле дә татар халкының милли мирасы – бәетне сәнгать әсәренә әверелдерүдә зур уңыш казана.



Р.Әюповның югары профессиональ дәрәҗәдә сәхнәләштергән спектакльләре Г.Кариев театрына киң җәмәгатьчелек арасында дан казанырга, сәнгать дөньясында лаеклы урын яуларга ярдәм итә. Таләпчән, төпле белемле профессионал, заман сулышын төгәл тоючы, зәвыклы тамашачы күңелен яуларлык спектакльләр куючы талантлы режиссер тирән мәгънәле сәхнә әсәрләренә игътибар бирә, һәрдаим иҗади эшләнә. Режиссерның милли моңнарыбызга уралган, җыр-музыка, биюләр, трюклар һәм пластик чишелешләр белән үрелеп баручы сәхнә әсәрләре тамашачының «дөньясын оныттыра», күңелнең иң нечкә кылларына орынып, җанны сафландыра. Аның әсәрне тулаем күзаллавы, спектакльдәге вакыйгаларның эчтәлеген ачарга булышучы декорацияләр куллануы, артистларны уңышлы файдалануы сокландыра. Театр сәнгатенең барлык жанрларында да киң колач җәеп эшли алуын Ренат Әюпов сәхнәгә куйган һәр спектакле белән исбатлап тора.

Р.М.Әюпов яшьләргә сәхнә серләрен төшендерүче остаз буларак та нәтиҗәле эш алып бара. Г.Кариев театры өчен кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә. Аның шәкертләреннән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган Ләйсән (Закирова) Мәхмүтова, Алсу (Кашапова) Шакирова, Алсинә Закирова, Илфат Гибадуллин, Эльдар Гатауллиннар, Казан театр училищесын тәмамлаган Гөлназ (Якупова) Галимуллина Г.Кариев театрында бар күңелләрен биреп эшлиләр. Алар барысы да, педагогларының ышанычын аклап, чын сәхнә осталары биеклегенә омтылып иҗат итәләр.
Ренат Әюпов башка театр коллективлары белән дә иҗади дуслыкта яшәүче олпат шәхес. Аның С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Сөннәтче бабай» һәм «Остазбикә» (Г.Исхакый әсәрләре буенча) спектакльләрен сәхнәләштерүе әлеге театрга зур уңыш китерә. Бу спектакльләр өчен Минзәлә театрына М.Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе (2005 ел) бирелә. Шушы ук театрда М.Галәү романнары буенча куелган "Мөһаҗирләр" (Ф.Галиев инс.) спектакле дә киң җәмәгатьчелек арасында резонанс ала. Әлмәт театрында куелган «Оҗмах кошы» спектакле исә (А.Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре буенча М.Гыйләҗев инс.) Ренат Әюповның нинди генә коллектив белән эшләсә дә үз принципларына – югары профессиональлеккә тугры калуын тагын бер кат дәлилли.

Режиссер татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, менталитетын һәм җан авазын тоемлап иҗат итә. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелгән «Печән базары» (Р.Әюпов) әсәре Мәскәүдә күрсәтелә һәм тамашачылар мәхәббәтен яулый. Кыргызстанда узган «Арт-Ордо» II Халыкара театр фестивалендә әлеге спектакль «Иң яхшы спектакль» дип таныла һәм Дипломга лаек була. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына бәйле сәхнәләштерелгән «Зәйтүнәкәй»(Р.Батулла) музыкаль драмасы һәм балалар өчен «Әйт әле, күбәләк»(Т.Миңнуллин) әкияте дә Ренат Әюповның саллы хезмәтләре һәм алар Г.Тукай иҗатына багышланган спектакль-трилогияне тәшкил итәләр.