"Ал җилкәннәр"

Александр Гринның «Ал җилкәннәр» повесте моннан нәкъ йөз ел элек – 1923 нче елда язылган. Кариев театры куелышы – танылган мәхәббәт тарихын тагын бер тапкыр искә төшерү мөмкинлеге. Ал җилкәннәр ул – символ, метафора, фантазиянең чынбарлыкка әйләнүе. Һәм бу чынбарлыкны хыял түгел, ә кешенең акылы, хезмәте, куллары тудыра. Грей ал җилкәннәрне тылсымлы таякчык ярдәмендә барлыкка китерми бит. Хыяллар чынга аша, бары тик ышанырга һәм ул хыялны якынайту өчен кулдан килгәнчә тырышырга гына кирәк.

Ассоль белән Грей хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнә, зал диңгезгә әверелә, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудыра, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләреннән күзәтә ала! Спектакльнең жанры феерия дип билгеләнгән. Һәм сезне Кариев театры сәхнәсендә чын мәгънәсендә әкияти, тылсымлы тамаша көтә!

"Ал җилкәннәр"
Инсценировка авторы һәм тәрҗемәче – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова
Сценограф – Анна Новикова
Костюмнар буенча рәссам – «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Фәгыйлә Сельская
Композитор – Йосыф Бикчәнтәев
Ут куючы рәссам – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Ганзбург
Хореографлар – Артур Шәйдуллин һәм Григорий Кириллов
Хормейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова
Музыкаль бизәлеш – Сергей Алаев
Видеограф – Максим Кунин

Рольләрдә:
Ассоль: Ләсән Большова
Альбина Ногманова
Лонгрен: Илнар Низамиев
Артур Грей: Искәндәр Низамиев
Артурның әтисе: Илназ Хабибуллин
Артурның әнисе: Лилия Низамиева
Әкиятче: Фәнис Калимуллин
Хезмәтче Джек: Фернат Насыйбуллин
Капитан Гоп: Илфат Камалиев
Боцман: Муса Камалов
Хин: Эмиль Исхаков
Кэт: Камилә Гыйниятуллина
Летика: Марсел Салихов
Амелия Стивенсон: Эльза Кәримова