ЯКЫН АРАДАГЫ СПЕКТАКЛЬЛӘР
ОТМЕНИЛИ, ДУСТЫМ! СПЕКТАКЛЬ ОТМЕНЯЕТСЯ!
13 Сентябрь / Якшәмбе / 17:00

Син төзегән театрда башка кешеләр уйнар, килер шундый көн – хәтта исемеңне дә онытырлар. Ә хыял калачак. Син киткәч тә, утлар кабынып, пәрдә ачылса, сәхнәгә чыгып кемдер үз сүзен әйтә алса, димәк, юкка яшәмәгәнсең.
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучы режиссер Фарит Хәбибуллин язмышы белән рухландырылган спектакль.

Режиссер: Булат Гатауллин
16+ / Пушкин картасы
АСЫЛКОШ ҖЫРЫ / ПЕСНЯ ДИВНОЙ ПТИЦЫ
15 Сентябрь / Сишәмбе / 13:00

Асылкош җырын эзләү, куркыныч һәм могҗизалы ил гизү турындагы мавыктыргыч әкият. Илбарс белән Айбарс – игезәкләр, Аксакалдан дәресләр алып ата-аналары фатихасын алып юлга чыгалар. Ләкин аларны күңелле сәяхәт көтми: Аждаһа, бөтен дөньяны караңгылыкка батырып, илнең җаны һәм йөрәге булган Асылкошны урлап киткән. Юлда кыю илгизәрләргә күпсанлы тылсымлы затларны очратырга, канатлы ат Тулпар белән күктә очарга һәм кара көчләр белән көрәшергә туры киләчәк.

Режиссер: Ренат Әюпов
6+/ Пушкин картасы
СӨННӘТЧЕ БАБАЙ / СУННАТЧИ БАБАЙ
16 Сентябрь / Чәршәмбе / 18:30

Беренче карашка – ул үз эшенә мөккиббән гади генә авыл карты. Әмма Корбанколый картның гадилеге гади генә түгел. Бабай сөннәткә утырту белән генә шөгыльләнми, бусагасына килеп елышкан, адашкан җаннарга өмет тә өләшә, юл да күрсәтә. Гомере буе тугырылык саклаган гореф- гадәтләрне, кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырырга омтыла. Бу дөньяда үзеңнән соң лаеклы дәвамчы калдыру – иң зур бәхет түгелмени?

Режиссер: Ренат Әюпов
16+/ Пушкин картасы
ТАПШЫРЫЛ...ГАН ХАТЛАР / ...ОТОСЛАННЫЕ ПИСЬМА
17 Сентябрь / Пәнҗешәмбе / 18:30


Гадел Кутуй... Тапшырыл...ган хатлар... Сәхнәдә өч Галия... Дүрт хат... Ә Искәндәр? Без аны Галия бәяне аша гына беләбез түгелме? Нәкъ шушы билгесезлек спектакльюнәлешен билгели дә. Чишелеш нидән гыйбарәт, Галия һәм Искәндәр уртак тел табармы?..

Режиссер: Илгиз Зәйниев
12+ / Пушкин картасы
театрга сәфәр
Казан шәһәре, Петербург ур., 55Б
Татарстан Республикасы
Театр адресы:
Театрда спектакльләр татар телендә бара, рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Элемтә:
пушкин кАртаСЫ
«Пушкин картасы»н яки билетлар алу белән бәйле кыенлыклар бармы? Мәдәният учреждениеләре эшен яхшырту буенча теләкләрегез бармы?