АЛМАЧУАР

"Әгәр дә син нәрсә булса да теләсәң, синең хыялың тормышка ашсын өчен бөтен Галәм ярдәм итәчәк..."

П. Коэльо

"Алмачуар» — татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) безгә таныш хикәясенең театральләштерелгән куелышы. Крестьян малае һәм аның атының драматик тарихы 1922 елда басылып чыга һәм шундук укучылар мәхәббәтен яулый. Ә рус телле басмаларда ул "Чубарый" ("Алмачуар") исеме астында популярлык казана.

Барлык авыл малайлары кебек сигез яшьлек Закир да үзләрендә чабыш аты булуын тели һәм, әйтерсең лә аның үтенечен ишетеп, язмыш аның теләген тормышка ашыра – Закирлар гаиләсендә Алмачуар атлы гаҗәеп колын дөньяга килщ. Малай аны шулкадәр кайгырта, хәтта яңа туган дустыннан аерылмыйча, ат абзарында да кунып кала. Соңрак та чабышта катнаштыру өмете белән һәртөрле кыр эшләреннән саклый. Ниһаять, Алмачуарга җиңү китергән, көтеп алынган Сабантуй да җитә.

"Алмачуар"
Автор: Фәнәвил Галиев (Г.Ибраһимов әсәре буенча)
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Сергей Скоморохов - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил ис. премия лауреаты, Татарстанның халык рәссамы
Композитор: Юрий Чаплин
Балетмейстр: Рөстәм Фәтхуллин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Жанр: Легенда
Дәвамы:1,2 часа
Яшь чикләре: 12+