Ромео һәм Джульетта

«Ромео һәм Джульетта» әсәрен куярга хыялланмаган театр бармы? Юк, мөгаен. Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Без аны шулкадәр яхшы беләбез кебек. Әмма чыннан да беләбезме соң?
Урта гасырлар Веронасы һәм андагы вакыйгалар нигә безне һаман да дулкынландыра?
Кариев театры мәңгелек мәхәббәт тарихына яңа күзлектән карарга чакыра.




«Ромео һәм Джульетта»

Дәвамы: 2 сәг.30 минут
Яшь чикләре: 16+
Режиссёр – Илсур Казакбаев
Рәссам – Сергей Кретенчук
Куючы хореограф – Ольга Даукаева
Ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Композитор – «GAUGA» төркеме, Маугля Мезинова


Рольләрдә:
Эскал - Верона князе - Халида Сунгатуллина, Татарстанның халык артисты
Граф Парис - яшь егет, князьнең кардәше - Ильсаф Назипов
Монтекки - Ильнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты
Монтекки ханым - Монтеккиның хатыны – Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Капулетти – Фанис Калимуллин, Татарстанның атказанган артисты
Капулетти ханым - Капулеттиның хатыны – Диляра Зиннатова, Татарстанның атказанган артисты
Өлкән Капулетти -Ромео - Монтеккиның улы – Булат Гатауллин
Меркуцио - князьнең кардәше, Ромеоның дусты – Рамиль Вафин
Бенволио - Монтеккиның туганнан туган энесе, Ромеоның дусты. – Муса Камалов
Тибальт - Капулетти ханымның туганнан туган энесе – Ильназ Хабибуллин
Джульетта - Капулеттиның кызы – Рузанна Хабибуллина
Тәрбияче - Джульеттаның сөт анасы – Рамзия Закирзянова, Татарстанның атказанган артисты
Лоренцо – Франциск мәзһәбендәге монах Фернат Насибуллин, Татарстанның атказанган артисты
Мэб, королева фей – Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты
Шәһәр кешеләре, һәр ике йортның ир һәм хатын-кыз кардәшләре, маскарадта катнашучылар, сакчылар, хезмәтчеләр. Хор – Гульназ Галимуллина, Татарстанның атказанган артисты, Альсина Закирова, Альбина Нугманова, , Инсаф Хәләүтдинов, Айрат Шамс, Рәүф Шакиров