Камыр батыр

Гади генә бер татар авылында гади генә бер гаилә яши. Яшьләре инде олы булса да, улыбыз туса иде дип хыяллана карт белән карчык. Һәм менә – могҗиза! – камырдан уллары туа. Бу сәер балага Камыр-батыр дип исем кушалар. Ай үсәсен көн үсә һәм тиздән чын баһадир булып өлгерә Камыр. Тик менә бәла – башка балалар белән уйный башласа, аларны йә җәрәхәтли, йә имгәкли. Камырны авылдан чыгарып җибәрәләр...

Юлда аңа үзе кебек үк сәер батырлар белән очрашырга туры килә. Баксаң, Камыр кебекләр тагын бар икән! Ә ул арада урманда хәбәр тарала: шәфкатьсез хан кызы үзенә кияү сайлый, тирә-яктагы баһадирларны көч сынашыр өчен көтә, ди. Шулай итеп, безнең каһарманнар өчен хәтәр дә, әмма бик мавыктыргыч та маҗара башлана.

«Камыр батыр»
Жанр: әкият
Дәвамы: 1 сәг. 15 мин
Яшь чикләре: 6+
Рәссам: Мария Лукка
Хореограф: Алёна Смирницкая
Ут куючы рәссам: Нарек Туманян
Видеорәссам: Егор Зубарчук

Рольләрдә:
Камыр батыр - Илсаф Нәҗипов;
Марсель бабай, Хан - Булат Гатауллин;
Венера әби- Гүзәлия Нәҗипова;
Тиз батыр - Илназ Хәбибуллин;
Җил батыр - Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Суык батыр - Муса Камалов;
Төз батыр - Эльдар Гатауллин;
Гөлчәчәк - Гөлназ Галимуллина,Татарстанның атказанган артисты;
Елъязмачы - Алсу Шакирова,Татарстанның атказанган артисты, Гүзәлия Нәҗипова;
Ханның җайдагы - Рамил Вафин;
Сакчылар - Рамил Вафин, Гүзәлия Нәҗипова, Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты