Закирҗанова Рәмзия Зирәк кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2011 ел).
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1961 елның 10 маенда Татарстан Республикасының Азнакай районында туа.
1981 елны Казан театр училищесын тәмамлый.
1981-1992 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли.
1992-2007 елларда утыздан артык татарча телевизион нәфис фильмнарда төрле рольләр башкара.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2007 елның февраленнән эшли.