Шарова Луиза Николай кызы
Кариев театрының директоры
Шарова Луиза Николаевна (әдәби тәхәллүсе Луиза Янсуар) 1981 елның 13 августында ТАССРның Питрәч районы Кәвәл авылында туа.

1998 елда Янсуар урта мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлый һәм В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбияты, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә.

2003 елда университетны тәмамлый һәм аспирантурага керә.

2007 елда профессор Ганиева Р.К. җитәкчелегендә татар әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясен яклый һәм кандидат була. .

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы; С.Сөләйманов исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, BELA (Россия-Италия) халыкара премиясе лауреаты.

Л.Янсуар «Калеб» яңа буын җыенына нигез салучыларның һәм аны оештыручыларның берсе, «Калеб» уздыра торган күп кенә проектлар һәм иҗади чаралар авторы.

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2021 елның февраленнән эшли.