Гатауллин Эльдар Хафиз улы
1994 елның 24 нче октябрендә Казан шәһәрендә туа.
2017 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2017 елның сентябреннән эшли.
Рольләре
- Әфләтүн – "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2012);
- Гайдар – "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла, 2014);
- Имаметдин – "Кичер мине, әнкәй" (Р.Батулла, 2015);
- Айрыз – "Айрыз батыр" (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов, 2015);
- Массовка – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2016);
- Варис – "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз" (И.Юзеев, 2016);
- Алик – "Ничек миллионер булырга?" (М.Гыйләҗев, 2016);
- Официант, Жандарм – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
- Степан, Сержант – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016);
- Кара ат – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2016);
- Массовка – "Печән базары" (Р.Әюпов, 2016);
- Хәлим – "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин, 2017).
- Остаз, Шүрәле – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
- Абилинның әтисе, Эрнст, Курчак Шериф, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
- Әхмәдулланың абыйсы – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова).

Сәхнәгә куйган әсәрләре:
- "Саранлыктан дәва" (Владимир Илюхов, Халисә Уразова тәрҗемәсе)