Фикерләр

Кичә кызым, улым белән балачагымда яратып укыган әсәрләремнең берсен - Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читеген» карарга Кариев тетрына бардык.

Кичә кызым, улым белән балачагымда яратып укыган әсәрләремнең берсен - Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читеген» карарга Кариев тетрына бардык. Рәхәтләнеп карадым! Баланың психологиясен, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, иман-әхлак төшенчәләре, Гает бәйрәменең хозурлыгы – барысын да Кариев актерлары искиткеч итеп тамашачы каршына чыгарып күрсәтә алдылар. Күз яшьләрсез булмады, әлбәттә. Афәрин, Кариев театры! Гашыйк иттегез. Репертуарыгызны карап чыгачакбыз! Тәмле коймак, җитмәсә, сөйкемле татар кызлары гает коймагы белән дә сыйладылар. Мичтән чыккан, кайнар коймаклар. Тәмле ... Тәме haман тел очымда. Фоат Галимуллин белән дә фикер алыштык. Ул әйтте : «Кечкенә генә хикәядән менә дигән кәнфит ясаганнар! Бик яратып карадым», –диде. Дусларым, балаларыгызга әхлак тәрбиясе бирәсегез килсә, эстетик канәгатьлек аласыгыз килсә, туры Кариевка!!!
Соц.челтәрләр