Фикерләр

Кариев театры безне премьералары белән сөендерүен дәвам итә!

Кариев театры безне премьералары белән сөендерүен дәвам итә! Бүген «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакле күрсәтелде. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, кыю, креатив режиссер #РенатӘюпов бу юлы да сынатмады - мәхәббәт турында мәңгелек кыйсса заманча яңгырашта кабат әсир итте! Яшь актерлар уенына сокланып утырдык: якыннан аларның күзләренең очкынланып януы, искиткеч матурлыклары, ихласлыклары тагын да яхшырак күренә,алар белән бергә сулыш ала башлыйсың. Ә Мәҗнүн белән Ләйләнең монологлары!!! Бер тапкыр да төртелеп калмыйча, ялгышмыйча (күз тимәсен!), шулкадәр сәнгатьле,йөрәккә үтеп керерлек итеп, сокландыргыч матур, камил татар телендә яңгырады алар! Йолдыз белән Булатның рэп-дуэты да шәп!
Соц.челтәрләр