Эльдар Гатауллин барлык кызларның башын әйләндерүче егет инде ул😀 Спектакльдә дә аңа романтик егет роле күбрәк туры килә. Үзе ошаткан кызга телефон аша роза җибәрүе генә ни тора бит🤭 Башлыгың матур иде ❤ Аннары Рузанна Хәбибуллина исемдә калган. Ул тыйнак Захра ролендә. Үзе әйтмешли, бу роль аны башка яктан ачты,чөнки Рузаннаны актив кыз ролендә күреп ияләнгән. Син булдырдың, җанкай🔥