Фикерләр

Мин яңа, күңелгә кереп кала торган образлар яратам.

Мин яңа, күңелгә кереп кала торган образлар яратам. Төп рольдәге герой һәрвакыт идеаль булырга тиеш (минем өчен). Бигрәк тә балалар өчен куелган спектакльдә. Йомрыбаш - идеаль гына түгел, чын! үзе! Ул - аутист. Сез аутист кешеләргә хас сыйфатларны беләсездер. Алар бик үзенчәлекле, үзләренчә яшәргә омтылган кешеләр.
Гадәттә, аутист булып малайлар туа. Кичәге Йомрыбаш та шул дөньядан. Әнисе үлгәч, әтисе интернатка илтеп куйган. Ләкин энесе Клебер аны кызганып, үз тәрбиясендә үстерә. Барнабе, ягъни аутист малай 22 яшьлек үсмер булса да, акылы өч яшьлек балаларныкы кебек. Ул спектакль барышында яхшы сизелде. Ләкин бик авыр кабул ителде. Шәхсән үзем кайбер урыннарында калтыранып утырдым. Йомрыбаш һаман саен нидер майтара, җимерә, вата, боза...

Спектакль азагына кадәр сулыш алып булмый, урындыкка тотынасың да, «Аннары...» - дип нидер көтәсең. Ләкин вакыйга башка юнәлеш ала. Барнабеның Месье Крокроль исемле уенчык куянына гашыйк булдым. @ilnarnizami чын куян итеп уйный белә! Кечкенә чакта әтиемә шундый куян алдырткан идем, әллә шуңамы - яраттым Месьены. Әфәрин Илнар абый! Ә Йомрыбаш ролен - Дилүс Хәкимҗанов уйнады. Юк, уйнамады - ул сәхнәдә яшәде! Менә ул идеаль герой! Аутист баланы шул хәтле җиренә җиткереп уйнавыңа сокланам, Дилүс! Уңышлар

Динар Низамиев - Йомрыбашның энесе Клебер ролендә. Чын туган җанлы кеше. Абыйсын интернатка бирмәс өчен барысын да эшләргә әзер. Әфәрин, дустым

Булат Гатауллинның көлүе ошады! (гафу) Ясалма түгел, чын үзенчә итеп көлде. Ә аннары... Сиңа яшел төс килешә🤗

Эльдар Гатауллин барлык кызларның башын әйләндерүче егет инде ул😀 Спектакльдә дә аңа романтик егет роле күбрәк туры килә. Үзе ошаткан кызга телефон аша роза җибәрүе генә ни тора бит🤭 Башлыгың матур иде ❤
Аннары Рузанна Хәбибуллина исемдә калган. Ул тыйнак Захра ролендә. Үзе әйтмешли, бу роль аны башка яктан ачты,чөнки Рузаннаны актив кыз ролендә күреп ияләнгән. Син булдырдың, җанкай🔥

Халидә апа Сөнгатуллина социаль яклау хезмәткәре ролендә. Бер дә картаймый, шундый яшь! ❤ Нуриәхмәт абый Сафинның ахырдагы биюенә гашыйк булдым 💞

Кыскасы, рәхмәт сиңа, Кариев театрым! Тәҗрибәң, яңа сулыш, шәп спектакльләрең өчен! Премьераң белән 🎭 @teatr_g.karieva
Яратам❤
Соц.челтәрләр