Уйлап карагыз әле, сезнең бәхетле көнегез кайчан? Әлбәттә, ул балачакта, әлбәттә, ул авыл (татарның тамыры авылда ул!), әнинең елмаюлы ягымлы карашы, әтинең көр тавышы, ул кояш, җәйге яңгыр, салават күпере, ул яраткан йорт хайваны, ул шаярулар, ихлас көлүләр... Менә шушы матур хатирәләрне җыйган да режиссер Екатерина Гороховская спектакль тудырган.
Бу бит МИНЕМ балачагым, бу бит минем әнием, бу бит минем авылым дип карыйсың. Иң кадерле хатирәләрне искә алганда ничек еламый түзәсең?! Спектакльнең беренче минутында ук күз яшьләре бәреп чыга. Алар ага да, ага, биттән муенга кадәр тәгәри. Әмма ул яшьләрне сөртәсе дә килми. Селкенерсең дә, кичергән ләззәт юкка чыгар төсле.