Бүген шәхси рекорд куйдым: бер көн эчендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының өч спектаклен карадым :"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Без шундый театр төзербез..." Өчесе - өч дөнья... Әмма һәрберсе үзенә тартып ала да, сине сәнгати чаралар ярдәмендә әсир итә. Уйландыра, моңландыра, елата һәм елмайта...