Фикерләр
Кариев исемендәге театрда бүген Туфан Миңнуллинның "Нигез ташы" спектаклен карадык.
Кариев исемендәге театрда бүген Туфан Миңнуллинның "Нигез ташы" спектаклен карадык. Авылның бүгенге язмышын шулкадәр ихлас, тормыштагыча чын итеп уйнадылар кариевчылар, еламыйча калган кеше булды микән? Дүрт ул үстереп шәһәргә озаткан әби бн бабай ялгызы торып калган. Зур урыннарда эшләүче дәрәҗәле шәхесләр тәрбияләгәннәр. Ләкин 500 йортлы авылдан 30 лап йорт калуы, мәктәпнең ябылуы, туган телнең бетүгә баруы, бер караганда, әби-бабайга кирәкме инде? Әмма бабай улларын ашыгыч рәвештә чакырып кайтарып, алар алдына дәүләткүләм бурычлар куя. Сәхнәдә барган авыл тормышын тыныч кына карап булмый. Һәрбер авыл кешесенең гаиләсе кичергән хәлләрдән тамашачы үзен күреп, әти-әнисен искә төшереп утыргандыр... Чын менә, тормыш ул - театр, театр - тормыш.
@alfiasamat
2019-10-20 15:09
Соц.челтәрләр