Фикерләр

Кариев театрыма бардым әле

Кариев театрыма бардым әле. Минәйтәм, соңгы арада нерв кылларым да урынында түгел, башка да ял кирәктер дип чыктым да киттем. Ә ул мине инде хикмәтле әкиятләрен әзерләп көтеп торган. Ишектән керүгә символик мәгънәгә ия детальләре белән каршы алды. Эзләр... «Ни аңлата микән болар?» - дип тамаша залына үттем. Көтәбез. Менә хәзер идәнне сындырыр дәрәҗәдә биеп, шау-гөр килеп яшьләр чыгар да, әкият күрсәтер дибез. Исеме дә - «Хикмәт әкиятләре» бит. Ну, шаккатырыгыз инде, әйдә, дип уйлап та бетермәдем. Салмак кына көй кушылды. Йокы белән тартышкан күзләрем болай да җиңелергә торганда, Наиләм бишек җырын көйләмәсенме! Үзе шундый матур! Ул тавышы... Озак та үтми геройлар белән танышып үттек. Сукыр падишаһ (Илнар абый)ны җәлләдем. Аннары ачуландым. Соң, сугышып яулап йөрмәсен иде бөтен шәһәрне, бәй. Әнә хәзер уллары аның эзе төшмәгән җирне таба алмый изалана. Никтер каргау итеп аңладым мин моны. Ә төпчек улы шәһәрдән шәһәргә йөгергәндә маленький принцны искә төшердем. Бәлки акыллы кеше дөрес тә аңлагандыр, мин никтер пазл җыйдым. То пәйгамбәрләр тарихын искә төшерәм, то хәзерге Европадагы күренешләрне. Башымда уй кайнавы гына җитми, сәхнәдә шау килеп бии дә башладылар. Монысы инде антракттан соң башка әкият иде. Анысы үзгә, якты, образлы, гаҗәеп башка булуы белән сокландырды. Икесен аерып карамыйм, чөнки ике әкиятне дә бер җеп бәйләп тора. Мин минус икеле күзлегем белән дөрес күргәнмендерме, шәт. Ләкин спектакльне һәркем бер төрле аңларга тиеш түгел. Менә миңа эзләр ошады. Һәм ул эзләрне калдырган, шуның өстендә чын күңелдән уйнаган артистлар ошады. Гүя ул эзләр - аларның театр сәхнәсендә калган рәсемнәре. Кемнекедер зуррак, ә кайберәүләрнеке әлегә ясалып кына килә. Мин бары тик матур эзләр, эшләр, киләчәк телим сезгә, якыннарым!


Соц.челтәрләр