Фикерләр

Ерактан алып, бүгенге көнгә сәлам биргән кебек башлыйм әле.

Ерактан алып, бүгенге көнгә сәлам биргән кебек башлыйм әле. Хәтеремдә 2013 елнын февраль ае...Казанга минем яраткан Әлмәт театры гастроль белән килгән иде... Минем студент вакыт ....Үлеп гашыйк булдым мин ул театрга... җибәрәсе килмәде...ул вакытта әле аларның минем эшләячәк театрым, минем хезмәттәшләрем булачаклары уемда да юк иде! Яратам мин сине! Гастрольләренең соңгы көне концерт-тамаша белән төгәлләнде...Ә мин елак, 30 минутлык юлны, елый-елый 1 сәгатьтән артык кайттым... Ул хис-кичерешне аңлата да алмыйм мин.
Ә менә кичә һәм бүген бездә кунакта Кариев театры. Кичә "Кәҗүл читек" спектаклен карап бер сөенсәм, бүген "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте"н карап гаҗәпләндем!!! Афәрин, дусларым!!! 

1 сәгать тә 20 минут барган әкиятне бер сулышта карап чыктык Сәйдәш Айратович белән. Ә кич "Мәхәббәт күгәрченнәре"н гөрләттек. Ииииййй, рәхәт тә соң сезнен белән, тагын бер-ике көн нигә тормыйсыз икән дә, матур спектакльләрегезне күрсәтмисез икән! Менә хәзер дә минем эчемдә хисләр бураны, бер рәхәтләнеп елыйсы да, шаркылдап көләсе дә килгән кебек. Дөрес түгел кеше кебек. Рәхмәтемнен чиксезе Сезгә! Кабат күрешүләр насыйп булсын! Гөлназ Галимуллина чиныйсы килә бит минем! "Морҗадан артың белән чыксаң да таныйм мин сине", чөнки син алыштыргысыз, эчкерсез, чибәәәр, Дустым минем! Рузанна Хәбибуллина төн җитсә дә батмый торган Кояш! Гел дә шулай балкы, яме! Иностранец белән гел янәшә булыгыз!
Соц.челтәрләр