Фикерләр

Башкортстанда Татарстан көннәре дәвам итә.

Инде атна буе ялсыз чабуга, хәлдән таеп аруга карамастан, кырык якка ярылып яткан эшне читкә куеп, энергия табып, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры труппасына @teatr_g.karieva Уфа буйлап экскурсия ясый алуыма, искиткеч артистлар белән танышып, бер көнгә театр дөньясына чумуыма бик шатмын.

Казан кунаклары Уфабызны яратты, урамнарның чиста-пөхтә булуын берничә тапкыр комплимент буларак әйтте, паркларның күп, урамнарның киң булуына гаҗәпләнде.
Кич түземсезләнеп көткән "Шәй-бү! Шай-бу" спектаклен карап, мин артистларның ничек образларга керә алуларына сокланып утырдым. @nurbakbatulla куйган хореография бик ошады.

Гүзәл @sagitgr, шәхсән сиңа, күркәм коллективыгызга Башкортстан гастрольләрендә уңышлар теләп калам! Иҗади уңышлар сезгә!
Афәрин!!!
Соц.челтәрләр