Фикерләр

Бүген беренче тапкыр Кариев театрында узган Чыршы бәйрәмендә булдык.

Бүген беренче тапкыр Кариев театрында узган Чыршы бәйрәмендә булдык.
Балаларга да, безгә дә бик ошады.
Үзем аерып тагы берничә "+"ны әйтәсем килә:
Чыршы тирәли оештырылган бәйрәмдә шигырь сөйләп, Кыш бабайдан бүләк алып була
Әкияти геройлар белән фотога төшү мөмкинлеге бар
Шул ук вакытта профессиональ фотограф та фотога төшерә, ул төшергән фотоларны һәм магнитларны тамашадан соң сатып алырга мөмкин
Спектакльне беренче рәттән карадык, минемчә, иң шәп урыннар шунда
Әкият күңелле булды, балалар башыннан ахырына кадәр тын да алмый карады. Сәйдә бигрәк тә тәэсирләнде
Костюмнар супер
Һәм тагы бер плюс БУФЕТ
Тамашадан соң рәхәтләнеп өчпочмак-пәрәмәчләр белән сыйландык
Соц.челтәрләр