Фикерләр

«Без килгәнбез икән бу җиргә, калдырырга тиеш бер тылсым...»

«Без килгәнбез икән бу җиргә, калдырырга тиеш бер тылсым...»
Кариев театрында @teatr_g.karieva узган «Ләйлә вә Мәҗнүн»не тудыручылар ул тылсымны кылдылар. Ике вакытның , хис-кичерешләрнең пластика аша бирелүе, мәхәббәтне яңача (минем өчен) тасвирлау, тәмле-тәмле символлар куллану һәм музыка! Әлеге спектакльдә болар барысы бергә кушыла һәм медитацив халәткә кертә. Мин әле дә Ләйлә (Алсу Файзуллина) һәм Мәҗнүнне ( Илфат Гыйбадуллин) уйлап йөрим. Сәхнәдә һәр хәрәкәт, пышылдау, сүз, караш, кагылулар битараф калдыра торганнардан түгел.

Рэп өчен, хисләр, яшьләр өчен Булат Гатауллин һәм Наилә Кәримована рәхмәт! Әле озак әлеге җырны тыңлап йөрермен кебек:)

P.S. мин яшәргә әзер!!! Ә сез?
Соц.челтәрләр