Спектакльне караганнан соң, Иван Егоров "Микулай"ның авторларына, актёрларга рәхмәт белдерде.
"Нык уйландыра торган тирән эчтәлекле спектакль. Көтүче малае Микулай образы аша бик кызганыч глобаль проблемалар күрсәтелә. Спектакль – чынбарлык. Чөнки, монда күрсәтелгән тетрәндергеч вакыйгаларны без үз күзләребез белән күреп торабыз. Монда – урбанизация, авылларның ятим калу, халыклар югалу һәм телләр бетү проблемалары, шулай ук, Әфган фаҗигасе, ялгызлык... Боларның барысын да югары дәрәҗәдә күрсәткән театрның иҗат төркеменә зур рәхмәт", - диде Иван Михайлович.