Фикерләр

Кичә кызлар белән Г.Кариев @teatr_g.karieva театрына барып, "Йомрыбаш" спектакленең премьерасын күреп кайту бәхетенә ирештек әле Ярый әле барганмын, минәйтәм...

- Син бит әле кечкенә!
- Ә кайчан мин зур усәм?
- Син мәңгегә кечкенә булып калачаксың, Йомрыбаш..."
.
Кичә кызлар белән Г.Кариев @teatr_g.karieva театрына барып, "Йомрыбаш" спектакленең премьерасын күреп кайту бәхетенә ирештек әле Ярый әле барганмын, минәйтәм... Соңгы арада театрларга еш йөрергә туры килә - чаралары да, темалары да кызыклы һәм җәмгыять өчен бик кирәкле. Ләкин бу постановка мине берничек тә битараф калдыра алмады, күңелемә утеп керде. Бик заманча эшләнелгән әйбер!

Темасы да бик мөһим аның - узенчәлеккә ия булган балалар белән аралашуның кыенлыклары. Ә инде декорацияләр, спецэффектлар, костюмнар, музыка турында әйтеп торасы да юк -

Тамаша залында утырганда, сулышымны да алмыйча, артистлар белән бергә хис иттем үземне: геройлар өчен борчыласың, кызыклы моментларда аларга кушылып көләсең, түземсезлек белән гашыйкларның бергә калуын көтәсең...

Серегезне ачыгыз әле, сәхнәдә ничек шулай уйнап була ул? Сез бит уйнамыйсыз, сез - һәрбер сүзегез, хәрәкәтегез белән яшисез сәхнәдә! Клеберның зәгыйфьләр интернатының хезмәткәре белән сөйләшеп утырган вакытта, арткы планда торган Рузанна Хәбибуллинаның @_ruzanna_kh уйнавын күзәтәм: аңын йөзендә ясалма булмаган хис, ул чынлап Йомрыбаш язмышы өчен борчыла.. 20 яшькә җитсәм дә, спектакльдә мине дә бераз куркытып алган момент булды әдеУл Ильнар абый Низамиев @ilnarnizami образына бәйле. Холодильниктан кролик чыгар дип уема да килмәгән иде, берничек тә көтелмәгән вакытта килеп чыкты бу! 😂🙊

Ә Булат Гатауллин @bulat__gataullin герое "Йомрыбашта" иң яраткан образларымның берсе булды, бугай. .
Күптәннән болай өйгә соң кайтып ихластан төне буе материал язып утырганымны хәтерләмим дә инде. Сез дә укып чыгыгыз, ссылканы профильнең "шапкасында" калдырам.
.
Театрның бөтен коллективына бик зур рәхмәт һәм тагын бер тапкыр премьера белән сезне!
Соц.челтәрләр