Фикерләр

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына барып кайттым әле Эльмирам белән!

Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына барып кайттым әле Эльмирам белән! Шәп спектакль карадым! «Кәҗүл читек»! Афәрин Габдулла Кариев театры Миңа биик ошады! Афәрин режиссер Ренат Әюпов, Нәзифа апа Кәримова, композитор Миләүшә Хәйруллина, төп рольне башкаручы, әле яңа гына укып чыккан Ләйсән Закирова һәм, гомумән, бар артистлар һәм иҗади команда! Премьерагыз белән ихластан котлыйм сезне! Һәм бар тамашачыларга да үз балаларын, оныкларын шул спектакльгә алып барырга киңәш итәр идем! Аз гына булса да иман нуры артыр, чистарынырлар, пакъләнерләр һәм, гомумән, бик яхшы сабак, тәрбия алырлар! Бу шәхсән минем фикер!Тагын бер кат премьера белән!
Соц.челтәрләр