Фикерләр

«Ты не Лейла, а он не Маджнун!»

«Ты не Лейла, а он не Маджнун!»
Ә без? Без шулай ук Ләйлә-Мәҗнүннәр түгел бит! Бездә салкын акыл, тыныч холык, без сөюне ата-бабаларыбыз аңлаган кебек аңламыйбыз. Алар-башка, без-башка. Спектакль яшүсмерләр өчендер, дип уйлыйм. Аны караганда кайбер урыннарында үземнең 14 яшьлек чагымны күрдем. Кайбер кешеләр спектакльнең урысчалы-татарчалы булуын аңламады. Ә мин урыс сүзләрендәге ясалмалыкны һәм татар җөмләләрендәге хис байлыгын ишетеп, спектакльне үземчә тоемлап утырдым. Аннан соң рэп белән газәлне бер сәхнәдә ишеттергәннәре юк иде, бу да шәп, минемчә. Тотынган һәм булдырып чыккан #кариевтеатры, сокланам сезгә!
Соц.челтәрләр