Театр коллективына афәрин диясе килә! Янып-балкып тору, сәхнәдә яши белү - һәммәгездә дә искиткеч! Халидә Сөнгатуллинаның үзендә чын Волжскаяны күргәндәй тетрәнеп карыйсың... Спектакль сәхнәгә менгәнче, режиссер Ренат Әюповның шушы персонажлар белән генә "яшәвенә" үзем шаһит булдым... Байтак еллар элек, әле "Туташ" романы язылып кына килгән мәлдә, "Мәдәният дөньясында" тапшыруы тулаем Сәхибҗамал-Гыйззәтуллинага багышланган иде. Гүзәл Сәгыйтованың: "Аның хакында спектакльләр дә, фильмнар да булыр әле", дигән фикере фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер.Кариевларның, Волжскаяларның татар театры исемен алтын хәрефләр белән язып куярга дигән хыялы бүген нәкъ менә ул җитәкләгән театрда тормышка ашуы - үзе бер могҗиза. Театр коллективына тагын бер кат олы рәхмәтләрем! Һәр спектакль бик күпләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе икәнен, күзгә күренгән-күренмәгән никадәр мәшәкатьләр белән тулып торуын яхшы беләм. Композитор, рәссам, дизайнерлар, тегүчеләр, операторлар.... - берәмләп санасаң, мөгаен, коллективның һәр кешесен исемләп әйтергә кирәк булыр иде. Тулы заллар, зәвыклы тамашачылар һәм саулык телим үзегезгә!