Фикерләр

Яраткан спектакльләрем исемлегенә бүген "Бәхетле көнем" дә өстәлде.

22 нче май Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссёр @katya_goroha , рәссам Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам Фагыйлә Сельская, композитор @radik__salimov тарафыннан иҗат ителгән "Бәхетле көнем" спектакленең пресс-показы узды. Бу - могҗиза-спектакль. Актёрларның, режиссёрның балачак истәлекләреннән үрелгән ул. Спектакльдә барган вакыйгалар күңел түрендә сакланган балачак хатирәләрен яңарта һәм һәркемне иң бәхетле көненә алып кайта... Әнә, син басуда иген күтәрелгәнен күзәтәсең! Әнә, болын буйлап атыгыз чабып килә! Әнә, дусларың белән күрше әби бакчасына алма урларга керәсез дә әби сезне күреп алып, кычыткан тотып куа... Качасыз да алма ашый башлыйсыз, ә ул шундый әче икән... Әнә, сез чирәм өстендә ятасыз... Менә яңгыр ява, тын калып, тамчы тавышын тыңлыйсыз... Бәхет шундый гади һәм самими вакыйгалардан төзелә икән. Спектакльнең иҗат төркеме һәм актёрлар @_nizamieva_lili , @bulat__gataullin , @kamalovmusa@laysanmahmutova барлы-юклы 35 минут эчендә иң җете төсләр, иң матур истәлекләр, иң рәхәт көйләр аша тамашачыга шуны җиткерә алды.

@teatr_g.karieva яраткан спектакльләрем исемлегенә бүген "Бәхетле көнем" дә өстәлде. Пресс-показга Нәргизә белән бергә бардык. Спектакльдән соң иҗат төркеменнән, актёрлардан бергәләп комментарий алып йөрдек. Нәргизәдән Ләйсән Мәхмүтова "Спектакль ошадымы?" дип сорады. "Әйе-э-э!" ди. "Ә кем күбрәк ошады, атмы?" ди. "Син!" ди кызым:)
Спектакльдән соң балаларга агачтан эшләнгән атлар бүләк иттеләр. Кайткач, "Әни, тагын барырбыз әле, бу спектакль миңа шундый ошады дия-дия, якты төсләргә буяды аны.
Соц.челтәрләр