Фикерләр

Самоизоляция вакытында Кариев театры безгә бер дә күңелсезләнергә ирек бирми.

Самоизоляция вакытында Кариев театры безгә бер дә күңелсезләнергә ирек бирми. Вакытны ничек уздырыйк икән дип баш ватмыйбыз. Гаиләбез белән рәхәтләнеп спектакльләр карыйбыз. Балалар мастер-класслар, вокал буенча дәресләр карарга, әкиятләр тыңларга ярата. Алай гына да түгел, театр артистлары әле күңелне күтәрә торган лайфхаклар белән бүлешәләр, өйдә кечкенә театр оештырабыз, алар белән бергәләп зарядка да ясап алабыз. Ә тиздән балалар белән "Театрның яңа тавышы" конкурсында катнашырга планлаштырып йөрибез.

Шулай итеп, без Габдулла Кариев театрының инстаграм битен кызыксынып карап барабыз һәм яраткан театрыбыздан аерылмыйбыз.
Соц.челтәрләр