Фикерләр

Аллага шөкер, хәзерге көндә балалар белән күңелле һәм файдалы итеп ял иту урыннары бик күп.

Аллага шөкер, хәзерге көндә балалар белән күңелле һәм файдалы итеп ял иту урыннары бик күп. Шуларның берсе Кариев театры.
Балалар белән тәүге тапкыр килүебез булды. Йолдыз Миңнуллина авторлыгындагы «Зөһрэ» спектаклен карап кайттык. Балалар башка театрлардагы кебек урындыкларда түгел, э йомшак мендәрләргә утырып карадылар. Миңа калса мондый ысул сәхнә белән нәни тамашачы арасындагы элемтәне тагын да арттыра һәм сихри әкият дөньясына алып кереп китә. 
⠀ 
Ә спектакль тәмамлангач мастер-класс да узды. Балалар төп герой «Зөһрә»не ясадылар. 
⠀ 
Балаларыгызга саф, милли, татар телендә уза торган әкиятләр курсәтәсегез килсә @teatr_g.karieva рәхим итегез!
Соц.челтәрләр