Фикерләр

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артистлары тарафыннан күрсәтелгән "Шәй-бү! Шай-бу!" комедиясен (авторы Камил Кәримов, режиссеры - Ренат Әюпов) карадык.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артистлары тарафыннан күрсәтелгән "Шәй-бү! Шай-бу!" комедиясен (авторы Камил Кәримов, режиссеры - Ренат Әюпов) карадык. Бүгенге көннең актуаль моментлары булган - җир бүлү, җиргә хуҗа булу, җирне файдалы итеп куллану сораулары күтәрелде. Сәхнәдән "Инвестор да кеше", дигән мәгънәле реплика яңгырады. Нинди генә яхшы булсалар да, читтән килгән инвесторлар җирләрне алып бетермәсен иде, үзебез дә хуҗа булып, тиешле дәрәҗәдә файдалы итеп кулланырга язсын иде. Үзара татулык, бердәмлек, ярдәмчеллек шулай ук замананың матур сыйфатлары булып алга чыгарылды. Әйе, бүген син чын күңелдән ярдәм кулын сузып, елмаеп торсаң, сине аңлап җиткермәскә дә мөмкиннәр, "иске замана кешесе" дә диярләр бәлки, ләкин барыбер бу сыйфатлар безнең халыкның күбесенә хас һәм геннарга бик тирән кереп урнашкан.
Спектакль бер тында каралды, бик күп моментлар чын күңелдән көлдерде, хуш килде: әбиләрнең хоккей уйнаулары (кәкре аяклы әбекәй бигрәк тә ошады), Энҗамалның –силиконнан эшләнгән Анжеланың кыланышлары, акчага сатылган Рәиснең тырышулары, боссның кинәт немецча кызып-кызып сөйләп китүе, яшьләрнең замана "чирләрен" күрсәтү: сагыз чәйнәү, телефонга ябышу, җиңел генә акча эшләү.... Залда Уфаның театр сөючеләре генә җыелган иде төсле, көлеп, алкышларга күмеп утырдылар.
@sagitgr @teatr_g.karieva
Шулай матур итеп гастрольләр белән килүегезгә рәхмәт!
Бар тамашаларны да карадык, артистлар һәм театр репертуары белән якыннан таныштык, туган җанлы күп танышлар белән күрештек, аралаштык.
Изге матур сәфәрләр сезгә, киләсе матур очрашуларга кадәр:)

P.S. Шаран һәм Туймазыдагы дуслар, бүген-иртәгә Кариев театры сезләрдә:)
Соц.челтәрләр