Фикерләр

Кариевта нинди кызлар кияүгә чыга алмый һәм чыкса да тора алмый, ә нинди шартларда чыга һәм тора дигән галәмәт актуаль спектакль куйганнар.

Кариевта нинди кызлар кияүгә чыга алмый һәм чыкса да тора алмый, ә нинди шартларда чыга һәм тора дигән галәмәт актуаль спектакль куйганнар. 
Кариев театрыдагы "Тапшырыл...ган хатлар" - искиткеч спектакль. Бөтен кешегә дә билгеле, бу сүзне язганга нык каты итеп сүкмәгез, классик, сандыктагы әсәрдән заманча һәм тирән психологик әсәр тудырганнар.
Спектакльдә татар театрына хас күренеш - пафос юк. Уйныйлар. Тешкә берни сыланмый. Рәхәт.
Театрда бөтенләй башка төрле атмосфера тудыра алганнар. Бу Камалны тәнкыйтьләп әйтү түгел, әмма бу элеккечә Камалның начар варианттагы копиясе түгел. Яхшы. Алайса бер театрга барып карыйсың, икенчесенә - үз йөзләре юк. Ә монда үз йөзләре бар. Караңгы-шомлы атмосфера. Гаиләсе җимерелгән Галиянең йорты һәм күңеле кеби.
Спектакльдә Гадел Кутуй язган "Тапшырылмаган хатлар" заманында да, хәзер дә актуаль тема күтәрелгән. Хатын-кызның кияүгә чыгуы һәм кияүдә яшәве. "Чыгуы була ул, торып кара", ди бит әбиләр. Менә Галия дә бит инде тора алмаган. Әсәрдә ул җүнсез татар иренә каршы торган шәп хатын итеп бирелә. Шулай укытыла да иде. Мәктәптә шулай укыдык инде, студент булган вакытта аягында нык басып торган курсташ кызларның Галияне сүгә башлаганын ишетеп гаҗәпләнгән идем. Борын юешрәк бит инде ул заманда, ә кызлар алгарак китеп карый белгән. "Нәгаләт калганмы инде ул Галиягә, акча эшләгән ире, өйдә тор дигән, балалары булган көе урамда җил куып йөргән коллективтан калмыйм дип, коллективы коргыры", - дип сүккәннәр иде.
Менә шул, Илгиз Зәйни хатын-кызга кияүгә чыгарга һәм кияүдә торырга комачаулаган әйберне күрсәткән. Мин аларны шартлы рәвештә "таракашки" дип атыйм. Һәркемнең дә таракашкалары бар. Аларның күләме тиешледән артып китсә, әйбәт түгел. Хатын-кызны сүгеп утыра дип гаепләмәгез, бу спектакльдә сүз хатын-кыз таракашкалары турында, шуңа алар турында язам да.
Спектакльдә Галиянең өч таракашкасы күрсәтелгән.
Хатларны Галия язган, "гадәти" спектакль булса, аны хатын-кыз укыр иде дә матур итеп. Бу спектакльдә аны ир кеше укый. Галиянең карьеристка, мин беренче дип омтылып яшәгән кыз икәнен күрсәтә. Ә аның ире ролендә хатын-кыз. Бу аның иренең бераз хатынша булуын, шул ук вакытта әлеге дә баягы Галиянең беренчелеккә омтылуын күрсәтә. Күпчелек ирләргә җитәкче рухлы хатын-кыз белән яшәве кыен, шуңа да Искәндәр гаиләсен ташлап чыгып китә.
Спектакльдә тормыш мәшәкатьләре, Галиянең шул тормышта үрмәләүләре урындыклар белән күрсәтелгән. Бихисап күп урындыклар, шулар арасында дөбер-шатыр яшиләр, урындык аяклары арасыннан үрмәлиләр. Кыямәт, кыскасы. Яшь гаиләгә болай да кыен була, шул вакыттагы тормыш авырлыклары искә төшә дә тәннәр кымырҗып китә. Ай-яй.
Шул урындыклар арасында карьеристка Галия һәм аның тагын ике тараканы - хыялындагы ире һәм хыялый Галия өчесе әвәрә килеп яшәп ята. Мондый тормыш авырлыклары һәм мондый буталчык хатын янында Искәндәр кебек ир чыдамый инде... Мондый хатынга яки бик көчле - хатынын тотып тора торган яки бик бозау - хатынына буйсынып яшәгән ир кирәк. Монда башка мөнәсәбәтләр була алмый.
Спектакльнең азагында Галия иллюзияләреннән котыла бара. Котылмый кая барсын - ике балаң бар җилкәңдә, яшисе бар бит. Таракашкалардан котылгач, тормышы да рәтләнә - урындыклар да, шуны исбатлап, тәртип белән тезелә. Шуңа да хатларын чын хатын-кыз - үзе укый башлый. Тараканнары якты ишектән чыгып югала - шул ишектән чын ир - Вәли килеп керә. Таракашкаларны Вәли куып чыгарганмы, әллә инде таракашкалар киткәч чын ир табылганмы? Анысы әйтеп бетерелми. Әмма факт шул - Галия җиргә төшә. Ә җирдә исә кеше парлы булып яралган. Бетте-китте спектакль. Аз булды, мәгънәле булды.
Минемчә, бу "ничек кияүгә чыгарга һәм кияүгә чыккач ир белән яшәргә" дигән инструкция.
Спектакль азагында уйнаучыларны - алар нибары дүртәү! матур итеп тәкъдим иттеләр. Спектакльгә өлеш керткән һәр кешене мактадылар, тәкъдим иттеләр. Куючыларга да бик күңелле, тамашачыга да рәхәт.
Булдырган Кариев театры, Илгиз Зәйниев. Композитор Миләүшә Хәйруллина да молодец. Нурбәк шәп итеп биюләрне куйган. Аларны карагач, бер бабайның Ламбаданы күргәч әйткән сүзләре искә төшә. Ул бабай әйткән ди озак кына карап торгач: "Никадәр генә тырышсалар да, чишенмәсәләр, барыбер берни дә килеп чыкмый болардан", - дип. Монда да биюләр шундый нык рухландыргычский килеп чыккан. Әмма мондый әйбер Нурбәкне бизәп кенә тора.
Галия һәм аның таракашкалары - ике Алсу һәм бер Назлыгөл - гөлләр кебек уйныйлар. Вәлине әйтәсе дә юк.
Кыскасы, шәп Кариев театры.
Соц.челтәрләр