Фикерләр

Башкортстанда Татарстан көннәре дәвам итә.

Башкортстанда Татарстан көннәре дәвам итә.
Әле Уфабызда Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре гөрләп узды.
Кичә "2 нче Татар якшәмбе мәктәбе"нең кечкенә укучылары "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектаклен карады.
Казан кунакларын иртәнге һәм кичке спектакль арасында Уфабыз буйлап сәяхәт кылдыру бәхете дә тиде безгә.
Артистлар "Нур" театры каршында куелган Габдулла Тукай һәйкәлен күрделәр, Уфаның тарихи Тукай урамы буйлап, Ризаэтдин Фәхретдин, Мөхлисә Бубый, Мәрьям Солтанова-Акчурина эзләрен саклаган юллар аша үттеләр. Тукай һәм Гафури күрешкән урыннар белән таныштылар, Гафуриның җирләнгән урынын күрделәр.
Салават Юлаев һәйкәле урнашкан калкулыктан ямьле Агыйдел буйларын күзәттеләр.
Үзәккә барган юлда кыскача Уфа тарихы белән таныштылар.
Театр труппасына Башкортстан гастрольләрендә уңышлар теләп калабыз! 
Соц.челтәрләр