Фикерләр
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистларын әллә кайдан танып беләм.
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистларын әллә кайдан танып беләм. Чөнки алар авылыбызда спектакль куеп, минем күңелдә театрга карата мәхәббәт тәрбияләделәр. Ә тәрбия ул хуҗасына кире кайтырга тиеш. Шуңа күрә Казанга килгәч тә, мин биредә - алар янында. Ә 26 октябрь - аларның ПРЕМЬЕРА! З.Хөснияр иҗат иткән «Ут чәчәге» мелодрамасын Илфат Камалиев режиссерлыгында карадык. Яшүсмерләр генә карарга тиешле спектакль димәс идем, чөнки анда сүз гаиләдә балага җитмәгән игътибар, наз турында да бара. Театр яхшылыкка, нурга илтә димичә, тагын ни дип әйтәсең иңде, йә!?
Кыскасы, яраткан артистларым, яраткан Кариев театрым, барыгызны да котлыйм! Яратам! кочаклыйм!
Рәфидә Галимҗанова
2018-10-27 14:29
Соц.челтәрләр