Яңалыклар
«Тантана-2025» театраль премиясенең нәтиҗәләре
Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Мәдәният министрлыгының «Тантана-2025» театраль премиясен тапшыру кичәсе узды.
Г. Кариев театры командасы яхшы нәтиҗәләргә иреште:
«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе җиңүчесе - Габдулла Кариев театры актеры Рамил Вафин.
«Позывной Татарин» спектакле «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә ия булды
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Кариев театрына нигез салучыларның берсе булган ветеран-артистыбыз Нуриәхмәт Сафин театр өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен «Намус һәм тугрылык» номинациясендә җиңүче дип табылды
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз!
2026-04-01 12:23