Улыбызөйләнә, без аерылышабыз

«Аларны бары тик фатир мәсьәләсе генә бозды»
М. Булгаков «Мастер һәм Маргарита»
«Боздымы соң?» — дип сорый кариевлылар, чөнки йөзләрчә еллар үтсә дә, шәһәр халкы тормышында бернәрсә дә үзгәрмәгән, чөнки спектакль герлойлары фикеренчә, гаилә фатирданбашлана.

Сюжет линияләре юмор һәм музыка белән үрелеп барган җиңелчә лирик водевиль. Улөйләнергә карар кылган 18 яшьлек Гөлүс белән Нәзнинә тарихын бәян итә.

Егетнең ата-анасы башта аларның өйләнешүенә каршы килсәләр дә, фатиха биреп, яшьләргә фатир юнәтү турында кайгырта башлыйлар. Гашыйклар бәхетенә бер әйбер генә кыенлык тудыра: егетнең атасы Баязит һич кенә дә фатир ала алмый. Улы һәм килененә кияүнең әнисе ярдәмгә килә, ул ситуациядән чыгуның көтелмәгән юлын өйрәтә: алар ире белән аерылышырга тиеш! Хатынын чын күңелдән яратучы Баязит мондый ялганга барудан баш тарта, ләкин башка юл юк. Ә инде күптән көтелгән фатир яшь хуҗаларны кабул итәргә әзер булгач кына, гашыйк парлар мөстәкыйль тормыш төзергә карар итә һәм "үз ояларын үз куллары белән корырга" юл ала.
«Улыбызөйләнә, без аерылышабыз»
Автор: Илдар Юзеев
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Роберт Мортазин - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Композитор: Эльмир Низамов - Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, М. Җәлил, Д. Сираҗиев премияләре иясе
Музыкаль бизәлеш, аранжировка: Азат Хөсәенов - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Хореограф: Венер Хәмитов
Жанр: Музыкаль комедия
Дәвамы: 2 сәг.
Яшь чикләре: 12+