Мәхәббәт күгәрченнәре

Спектакль – легендар фильм "Любовь и голуби"ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...
«Мәхәббәт күгәрченнәре»
Жанр: Комедия
Дәвамы: 2 сәг. 30 мин.
Яшь чикләре: 16+
Автор: Владимир Гуркин, тәрҗемә: Хәбир Ибраһим
Режиссер:Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Иршат Азиханов
Балетмейстер: Нурбәк Батулла, «Алтын маска» милли театр премиясе лауреаты
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе

Рольләрдә:
Васил - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты;
Надия - Фирүзә Зинәтуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Люция - Гөлназ Галимуллина,Татарстанның атказанган артисты;
Лилия - Рузанна Хәбибуллина;
Хәйретдин - Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты;
Хәмдия - Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты, Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты;
Рәйсә - Гөлнара Абитова, Татарстанның атказанган артисты
Ленар- Илназ Хәбибуллин